Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татармультфильм – Бөгелмәдә
Чараның техник оештыручысы – "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге.
(Бөгелмә, 6 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, "Век Татарстана" мәдәни-белем бирү республика проекты кысаларында, Бөгелмәнең "Балалар сәнгать мәктәбе" базасында "Татармультфильм" берләшмәсе тарафыннан ТАССР тарихы һәм мультфильмнар эшләү процессы буенча мастер-класслар үткәрелде, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы.
Чараның техник оештыручысы – "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге.
Мастер-класслар "Татармультфильм" берләшмәсенең күчмә эш төркеме тарафыннан үткәрелде. Рәссам-аниматорлар ТАССРның төп тарихи вакыйгалары турында сөйләделәр һәм анимация ясау серләре белән уртаклаштылар. Практик шөгыль вакытында барлык катнашучыларга да “Минем районны гербы” сәнгать бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирелде. Балалар Бөгелмә районы гербын, шулай ук, шәһәрнең истәлекле урыннарын үз күзаллаулары буенча рәсемгә төшерделәр. Моннан тыш, чарада “Герб – безнең районның символы” темасына шигырь язу иҗади бәйгесе игълан ителде, әлеге эшләр “Век Татарстана” милли мультфильмының төп өлешенә керәчәк. Барлыкка китерелгән мультфильмда Республиканың һәрбер муниципаль районы 30 секундлык фрагмент белән тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйгеләрдә 1 – 8 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен культурный дневник.рф сайтында теркәлергә кирәк. Анда “Век Татарстана” проекты өчен махсус бүлек булдырылган.
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган мультфильм 1 сентябрь көнне татар һәм рус телләрендә чыгачак.
Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге “Век Татарстана” милли мультфильм булдыру республика проектына кушылырга, сәнгать һәм иҗади бәйгеләрдә актив катнашырга чакыра, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз