Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татармультфильм" аниматорлары Кукмара укучылары өчен мастер-класс күрсәттеләр
Укучылар туган төбәкнең яраткан урыннары турында рәсемнәр ясадылар.
(Кукмара, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә "Татармультфильм" рәссам-аниматорларының балалар белән очрашуы үтте. Әлеге чарада район мәктәпләреннән 40ка якын укучы катнашты, дип яза kukmor-rt.ruсайты.
Алар өчен патриотик дәрес үткәрелеп, Татарстан Республикасының тарихына, якынлашып килүче 100-еллыгына багышланган ролик күрсәтелде. Анимация һәм иллюстрация буенча мастер-класслар үткәрелде. Укучылар районыбызның яраткан урыннарын рәсемнәрдә сурәтләделәр. "Татарстан гасыры-2" халык проектын оештыручылар укучыларның иҗат эшләрен җыеп алдылар, араларыннан иң яхшыларын сайлап алып, "Татарстан гасыры-2" анимацион фильмында кулланачаклар.
Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә укучы Булат Гыйниятов (укытучысы Ләйлә Низамова) "Районымның күренекле урыннары" номинациясендә мактаулы 1 урын яулады. Бүләкләнү өчен ул 28 сентябрьгә республиканың Мәдәният министрлыгына чакыру алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз