news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

Омскида чыгучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы милли матбугатның иң зур проблемасын тел бетүдә күрә

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмерова фикеренчә, төбәкләрдә татар телен саклап калу юллары икәү генә – мәктәптә укыту һәм гаиләдә өйрәнү.

Омск өлкәсендә 2003 елдан бирле чыгып килүче “Татар дөньясы” газетасының тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Әхмерова газетада татарча да, русча да материаллар бастыруларын әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул.

“Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”, - диде Гөлсинә Әхмерова. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була – аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укычыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил.

Гөлсинә Әхмерова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, - дигән фикер җиткерде ул.

(Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева әзерләделәр)

news_right_1
news_right_2
news_bot