news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарларның музыкаль культурасында вокал өстенлек итә – сәнгать белгече Эльмира Каюмова

Музыка белгече музыка уен коралларының нигездә аккомпанемент буларак кулланылуын әйтә.

Татарларның музыкаль культурасында вокал өстенлек итә – сәнгать белгече Эльмира Каюмова
Рамиль Гали

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарларда музыка уен коралларының башка халыкларга караганда азрак булуы, булганнарының да онытылып тарихта югалып калуы татарда вокал өстенлек итүе белән бәйле.

“Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” исемле Халыкара фәнни конференция кысаларында оештырылган “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” вакытлы күргәзмәсенең кураторы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльвира Каюмова күргәзмәне ачканда шушы фикерне җиткерде.

“Урта Азия халыклары, иран телле башка халыклар белән чагыштырганда, татарларның уен кораллары байлыгы зур түгел диярләр кемнәрдер. Мөгаен, алар өлешчә хаклы булырлар. Татарларның музыкаль мәдәнияте структурасына карасак, вокал өстенлек итә, - дип шәрехләде ул фикерен. – Бу, беренче чиратта, җыр лирикасы, ә уен коралы, нигездә, аккомпанемент буларак кулланылган”, - диде ул. Эльмира Ринатовна шуңа да карамастан, татарларның уен кораллары дөньясы күп төрле булуын билгеләп узды. “Үткән гасыр урталарында татарларда өч кенә уен коралы – кубыз, курай һәм гармун гына бар дигән фикер яши иде. Безнең галимнәребез һәм аларның экспедицияләре нәтиҗәсендә татарның бик күп уен кораллары табылды”, - диде ул.

Эльмира Каюмова үзе татар музыка уен коралы буларак гөсләләрне өйрәнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100