news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарларны мишәрләр театрлы иткән – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев

12-23 мартта Буада "Идел-Буа-Урал" I Бөтенроссия театр фестивале ачыла. Ул Буа театрының 100 еллыгына багышланган.

Татарларны мишәрләр театрлы иткән – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татарларны театрлы иткән кешеләр – мишәрләр”, – диде Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев Буада “Идел-Буа-Урал” I Бөтенроссия театр фестивале ачылу уңаеннан “Татар-информ”га биргән интервьюсында.

Ул фикерен дәлилләп, Габдулла Кариевны (Кулбай-Мораса), Кәрим Тинчуринны (Пенза мишәре), Фәтхи Бурнашны (Чувашия), Габдулла Шамуковны (Мәләкәс) һәм бүгенге татар театрының йолдызы Ренат Таҗетдиновны (Чүпрәле) мисал итеп китерде. “Мишәрләр үҗәт халык! Уйнаучылары, бәлки, татарлар да булганнардыр. Ашказарскийлар... Ә театрны зур әйбергә әйләндерергә, әлбәттә, мишәрлек кирәк. Монда бүтәнчәрәк уйларга кирәк, креативлык кирәк”, – диде ул.

Сүзен дәвам итеп, Раил Садриев бүгенге Буа татар дәүләт драма театрының нигезе булган татар театры тарихын искә төшерде. “Моннан 100 ел элек креатив кеше – учитель Әкрам Мифтахетдинов 1913 елда театр түгәрәге оештыра, 1915 елда цензор сорап патшага прошение яза. Татарларга цензор бирмиләр. Патшаны бәреп төшереп, хөкүмәт алышынгач, Мифтахетдинов яңадан прошение яза – бик акыллы кеше була, мишәр булгандыр инде. Ул чакта без Сембер губерниясе, Буа өязе булганбыз – Керенский Сембер кешесе булгангамы инде, кул куеп, 1917 елда рөхсәт бирәләр”, – диде ул. Раил Садриев Буа дәүләт театрының башын моннан йөз ел башланган шушы театр түгәрәге белән бәйли.

12-23 мартта Буада үткәреләсе “Идел-Буа-Урал” I Бөтенроссия театр фестиваленең вакыты беренче тарихи спектакльнең март аенда булганлыгына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100