Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарларга эшләнгән альтернатив музыка табыш китерә алмый - “Алканат” лидеры Илназ Гәрәев
“Татар-информ”да үткән альтернатив музыкага багышланган матбугат конференциясендә күтәрелгән бу сорауга катнашучыларның төгәл генә җавабы юк.
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Альтернатив музыка табыш китерәме – “Татар-информ”да үткән альтернатив музыкага багышланган матбугат конференциясендә күтәрелгән бу сорауга катнашучыларның төгәл генә җавабы юк.
“Төрле чаклар булды. Һәр төркем үз альбомын әзерли. Табыш китермәсә, ләззәт китермәсә - шөгыльләнмәс иде”, - диде 2005 елда оешкан ИттифакЪ (İttifaQ) татар рэп төркемен оештыручыларның берсе, продюсер Ильяс Гафаров.
“Татар альтернатив музыкасы татар аудиториясе өчен генә эшләнә икән, ул беркайчан да табыш китермәячәк”, - диде “Алканат” рок төркеме лидеры Илназ Гәрәев. Чөнки татарлар аз халык, 6 миллион татарның бәйсез музыка тыңлаучысы күп була алмый, дип дәлилли ул фикерен. “Америкада рухи яктан зәвык таләп иткән музыка популяр – чөнки анда 300 млн. кеше яши. Аның җитди музыканы тыңлаучысы барлык халыкның 20 проценты гына булса да, бик зур сан килеп чыга”, - ди ул. Илназ Гәрәев фикеренчә, татар музыкасын бераз яхшыртып, башка халыкларга тәкъдим итсәң, табыш алырга мөмкин. “Продукт сыйфатлы булса, баш миен һәм акча кушып популяр итеп була”, ди ул.
Беренче татар диджее Нур Алиев җырны радиода әйләндереп популярлаштырып булуына үзе музыкаль редактор булып эшләгән чагыннан мисаллар китереп: “Мин табыш китерә-китерми дигән сүз белән килешмим. Халык аны ишетми – шуңа белми. Треклары радиода яңгыраса, Рәдиф Кашапов та табыш китерүче булыр иде”, - ди Нур Алиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз