news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарларга Чувашстанда яшәргә оят түгел – Фәрит Гыйбатдинов

Чуваш республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтнең 30 ел дәвамында эшләгән эшенә нәтиҗә ясады.

(Чабаксар, 6 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Чуваш республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтнең 30 ел дәвамында эшләгән эшенә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренчә, татарлар Чувашстанда яшәргә оялмый.

“Иң мөһиме без, бүгенге көндә республика татарларын берләштереп, үткән елларга нәтиҗә ясый алабыз. Ул – уңай. Татарларга Чувашстанда яшәргә оят түгел. Беренчедән, алар үз көннәрен үзләре күрә. Икенчедән, алар үзләрен татар буларак хис итә. Чувашстанда 37 мең татарның 36 меңе татарча сөйләшә, фикерли, көндәлек аралаша. Алар балаларын татарча сөйләшеп үсәрләр дип һәм милләтенең дәвамчылары булыр дип өметләнә”, - диде ул.

“Чувашстанның башкаласында 5 татар профессиональ рәссамының күргәзмәсен оештыру – зур байлык. Шулай ук ике сәгать дәвамында республиканың татар фольклор ансамбльләре үзләребезнең җыр-биюләрне башкарды. Монда балалар да, олылар да бар иде. Димәк, безнең халкыбызның милли моңы дәвам итәчәк”, - диде Фәрит Гыйбатдинов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Чуваш республикасының башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20,Чуваш Республикасының милли-мәдәни татар автономиясенең 10 еллыгы уңаеннан чаралар булды. Биредә 5 татар рәссамының күргәзмәсен ачтылар, “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау тантанасын һәм Мәүлид кичәсен уздырдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100