Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарлар Вязьма шәһәрендә генерал Ефремов һәйкәленә чәчәк салды
Ефремов һәйкәле Бөек Ватан сугышы истәлегенә 1946 елда куелган беренче монумент булып исәпләнә.
14 апрельдә Россиянең берничә төбәгеннән җыелган татарлар Смоленск өлкәсе Вязьма шәһәрендә генерал Михаил Ефремов һәйкәленә чәчәк салды һәм Бөек Ватан сугышында Вязьмада һәлак булган якташлар рухына дога кылды.
Татарлар делегациясе Вязьма шәһәренә Белоруссиядән кайтканда керде. Делегация составында Татарстаннан һәм Россиянең берничә төбәгеннән килгән Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм журналистлар бар иде.
Билгеле булганча, 1941 елның октябрендә Вязьмада Бөек Ватан сугышы тарихына «Вязьма котелы» дип кереп калган иң зур югалтулы бәрелешләрнең берсе башлана. Гитлер 1941 елның көзендә Мәскәүгә бәреп керү максаты белән бу юнәлешкә иң куәтле «Үзәк» армиясен җибәрә. Советлар Союзына Мәскәү янында көч туплау өчен фашистларны Ржев белән Вязьма арасында тоткарлап торырга кирәк була. Немец армиясенең күпкә көчлерәк һәм бермә-бер зуррак булуына карамастан, Кызыл Армия, зур югалтулар хисабына булса да, максатына ирешә - дошманны Мәскәү юлында туктата.
1942 ел башында Вязьманы азат итү өчен сугыш кырына генерал Ефремов җитәкчелегендә 33нче Армия җибәрелә, ләкин чолганышта кала. Ул ике ай ярым дәвамында фашистларга каршылык күрсәтеп тора. Сталин Ефремовны коткару өчен самолет җибәрә, ләкин генерал үлемнән качарга теләми. «Солдатлар белән килдем, солдатлар белән китәм», - дип җавап бирә ул. Ефремов Вязьмада каты яралана. Ул, әсирлеккә төшмәс өчен, 1942 елның 19 апрелендә соңгы патронын үзенә ата.
1946 елда генерал Ефремовка һәм Вязьмада һәлак булган солдатларга һәйкәл куела. Ул Бөек Ватан сугышы истәлегенә куелган беренче монумент булып исәпләнә. Аның авторы – сынчы Евгений Вучетич.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз