news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар тормышында 2016 елның истә калырлык унбиш вакыйгасы – "Татар-информ"нан күзәтү

Дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларның мәркәзе булган Казанда, шулай ук татарлар яшәгән төбәкләрдә 2016 елда милли бәйрәмнәр, мөһим җыеннар узды.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Татар дөньясы узып киткән 2016 елда вакыйгаларга бай булды. Аларның күпчелеген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы да ел дәвамында яктыртып барды. Татарлар тормышында әле бик озакка хәтердә сакланачак кайбер вакыйгаларны санап үтәргә мөмкин:

1. 2016 елда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы авылында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык делегат һәм бик күп кунаклар катнашты.

2. Татарстанда керәшеннәр унҗиденче тапкыр Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивален уздырды. Биредә фольклор ансамбльләре парады, милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү кебек спорт уеннары үткәрелде. Татарстанның 22 районыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иҗади коллективлар чакырылган иде. Бәйрәмнең төп өлешендә 2016 елның "Керәшен чибәре" ачыкланды.

3. XVI Федераль Сабан туе Түбән Новгород шәһәрендә узды. Түбән Новгород өлкәсендә 45 меңләп татар яши. Бәйрәм көннәрендә өлкәдә танылган җырчылар Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылды.

4. Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелде. Яшьләр форумга туган телебезне, татар мохитен саклауга юнәлтелгән эшчәнлекләре белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан җыелды. Быел чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районарыннан 900 делегат катнашты.

5. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 2016 елның 30 августында .TATAR доменында эшли башлады. “Татар-информ” .TATAR доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты булды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы – tatar-inform.tatar, сайтның дизайны да үзгәрде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июненнән бирле эшли һәм ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә эшләүче беренче региональ мәгълүмат агентлыгы.

6. Чиләбедә үткән "Татар кызы-2016" Халыкара бәйгесендә Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды. Эдельвейс Ихсанова “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында: “Минем татар телен үстерәсем, аны таратасым килә. Безнең татар кызларына карап, үрнәк алсыннар иде, яшьләр телне онытмасын, кешеләр татарча аралашсын иде. Үзем аша телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә”, – диде.

7. Казанда III Төрки яшьләр фестивале узды. Фестивальгә Россия һәм чит илләрдә яшәүче төрки халыкларның 40 тан артык вәкиле җыелган иде. Фестиваль Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге тудыру максаты белән оештырылды.

8. 2016 елда дөньяның 9 шәһәрендә татарлар ана телендә диктант язды. Татар телен иң яхшы белүчеләргә сертификатлар тапшырылды, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бу чараны киләсе елларда да кабатларга планлаштыра.

9. Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында татар “Әлифба” китабы авторы галим Сәләй Вәгыйзовка музей ачылды.

10. Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемен йөрткән 12 нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды. Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Фатиха Аитованың гомер юлын “Ил язмышын салып иңнәренә” китабында җентекләп өйрәнгән.

11. 2016 елның 29 ноябрендә YouTube видеохостингында "Татарские будни" блогын алып баручы Ира Смелая башкаруында "Татарка – Алтын" клибы урнаштырылганның беренче көнендә үк, 536 429 мәртәбә каралып, перепостлар хисабына социаль челтәрләрдә таралды. Бу клип татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйть утына тотылса да, мәсәлән, Америкада яшәүче Ленар Мөхәммәдиев “Tatarka – Алтын” клибы татар телен нык пропагандалады, дип белдерде. Видеоблогер Ира Смелая "Татарка – Алтын" җырын Казан сәхнәсендә дә башкарды. Бераздан Кукмара егетләре "Татарка – Алтын" клибына пародия төшерде.

12. Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының Гала-концерты үтте. Шушы узган сигез ел эчендә бу бәйге аша 4000 яшь башкаручы сәхнәгә чыкты. 

13. Казанда чираттагы тапкыр "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы оештырылды. Анда төрле төбәкләрдә яшәүче татарлардан елдан-ел зур кызыксыну уятырлык эшлекле проектлар тәкъдим ителә.

14. Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков “Вестник Московского университета” журналында татарларның килеп чыгышына кагылышлы мәкаләне тәнкыйтьләде. 2016 елда Мәскәү дәүләт университетының "Вестник Московского университета" җыентыгында биология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоянның татарлар генофондына ясаган анализына кагылышлы мәкаләсе дөнья күрде. Анда Идел буе, Кырым һәм Себер татарлары чыгышлары буенча бер тамырдан түгел, аларның бер генетик нәсел компоненты юк, аларны бер гомумтатар популяциясенең кыйпылчыклары итеп санап булмый, дип әйтелә.

Дамир Исхаков фикеренчә, бу сенсация ясау теләге белән фәнни методологияне исәпкә алмыйча әзерләнгән хезмәт. "Әлеге проект сәяси вәзгыятькә дә бәйле. Нәтиҗәнең методологик ялгышы – генетик материаллардан турыдан-туры этносны китереп чыгаруда, – диде Дамир Исхаков. – Бу мөмкин әйбер түгел. Генетик материал фәкать биологик масса турында гына мәгълүмат бирә. Биологик яктан караганда, аларның фикерләре дөрес. Әмма халык биологик массадан оешмый, халыкны оештыручы әйбер – тел, мәдәният һәм сәяси процесслар. Бу әйберләрдә материалда бернинди анализ юк. Генетик яктан аңа анализ ясап та булмый. Бу ике яссылыктагы әйбер. Аларны кушкан кешеләр ялгыш юлдан китә". Тарих фәннәре докторы фикеренчә, Идел буе, Себер, Кырым татарлары бер тамырдан чыккан бердәм халык. Татарлар, башка күпсанлы халыклар кебек үк, җирле халыклар белән кушылып формалашкан, шул сәбәпле генетик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ниндидер ялгыш фикерләргә килергә мөмкин, дип саный галим.

15. Россия татарлары яшәгән төбәкләр хакында барлык мәгълүматны берләштергән басма дөнья күрде. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, әлеге басмада Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлекләрне ни рәвешле саклаулары хакында мәгълүмат тупланган. Россиядә сан ягыннан икенче урында булган татар милләте вәкилләрен Идел буе, Урал, Себер — бер сүз белән әйткәндә, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр территорияләрдә, ерак һәм якын чит илләрдә гомер итә. Статистика буенча, Россиядә 5 миллион 413 мең татар кешесе яши, әмма бу санга Кырым татарлары керми. Энциклопедик басмага да Кырым татарлары хакында мәгълүмат кертелмәгән, чөнки ярымутрауда яшәүче милләттәшләребез моны үзләре сораган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100