news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте

Татар әдәбиятын һәм сәнгатен сөючеләр социаль челтәрләрдә #робертминнуллингабагышлап хештегы белән истәлекләр урнаштыра башлады.

Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте
Татар-информ архивы

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алалар. Татар әдәбиятын сөючеләр һәм, беренче чиратта, артистлар бүген #робертминнуллингабагышлап хештегы белән мөрәҗәгатьләр урнаштыра башлады.

Мәсәлән, яшь җырчы Илнар Миранов үзенең Инстаграм битенә Роберт Миңнуллин шигыренә иҗат ителгән җырның видеоязмасын куйган. «Син үлгәнче мине сагынырсың» дип атала ул. «Бу минем яраткан җырларымнан берсе», — дигән артист.

«Бүген Роберт Миңнуллин арабыздан китте. Аның иҗаты һәрвакыт безнең белән калачак», — дип язган Илнар Миранов.

Мәгълүм булганча, 71 яшьлек шагыйрь озак вакытка сузылган авырудан соң бүген, 27 мартта, вафат булды. Аны 28 мартта Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100