news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарлар.ру” бөтентатар порталы Мәскәүгә “Мин татарча сөйләшәм” танышу кичәсенә чакыра

Мәскәүнең Татар үзәгендә 25 апрельдә узачак концертны һәм “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган танышулар кичәсен “Татарлар.ру” бөтентатар порталы, “Яратам.ру” танышулар проекты һәм Мөселман журналистлары лигасы оештыра

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Татарлар.ру” бөтентатар порталы, “Яратам.ру” танышулар проекты һәм Мөселман журналистлары лигасы Мәскәүнең Татар үзәгендә 25 апрельдә узачак концертка һәм “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган танышулар кичәсенә чакыра.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кичәдә “Шәрык” татар яшьләре клубы әгъзалары концерт бирәчәк. Казаннан килгән артистларның “Милләткә хезмәткә” һәм "Мин татарча сөйләшәм, җырлыйм, биим, танышам" дигән шигарьләр белән чыгыш ясавы көтелә.

Бу кичә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне нисбәтеннән уздырыла торган Туган тел көненә багышланган акцияләр кысаларында оештырыла. Концерттан соң ТРның атказанган артисты Роза Хәбибуллинадан мөнәҗәтләр башкару осталыгы буенча дәресләр алырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot