Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарлар һәм руслар – СПИДка аеруча бирешмәүчеләр
Татарлар һәм руслар – СПИДка аеруча бирешмәүчеләр
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Россиялеләр арасында татарлар һәм руслар ВИЧ-инфекциягә генетик яктан аеруча бирешмәүчеләр. Петербург галимнәре үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый.
“Новые известия” газетасы хәбәр иткәнчә, Җир кешеләренең СПИДка генетик ныклыгы турында беренче тапкыр америкалылар сөйли башлаган. Алар СПИД белән авыруга югары рисклы кешеләр арасында әлеге афәткә бирешмәүчеләр барлыгына игътибар иткән. Нәтиҗәдә, аларны СКR-5 генының бердәнбер мутациясе саклавы ачыкланган.
Америкалыларның сенсацион ачышыннан соң СКR-5 белән башка илләрнең галимнәре кызыксынган. Нәтиҗәдә, СПИДка иң нык бирешмәүчеләрнең поляклар икәнлеге ачыкланган. Икенче урында – россиялеләр. Россия халкы арасында руслар һәм татарларның авыруга каршы торучанлыгы ачыкланган – бу милләт вәкилләренең 25 процентында СКR-5 мутацияләнгән гены бар. Галимнәр исәпләвенчә, СПИДтан россиялеләрнең бер проценттан артыгы йөз процентка сакланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз