news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар киемдә яшел төскә генә өстенлек бирә диюләре ялгышлык – дизайнер Наҗия Галимова

Дизайнер татар милли бизәкләрен башка орнаментлар белән катнаштырырга яратуын әйтте.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 17 декабрьдә Казанда “Russia Islamic Clothes 2016” мөселман модасы фестивале үтәчәк. Аны оештыручы Россия мөслимәләре берлеге рәисе, Россия мөселман дизайнерлары берлеге рәисе, фестивальне оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина фестивальнең максаты дип мәдәниятебездәге матурлыкны, миллилекне торгызу, яңартуны атады. 

Бу уңайдан "Татар-информ" хәбәрчесе мөселман дизайнеры Наҗия Галимова фикерен сорашты. Дизайнер фестивальдә катнашмаячак, әмма ул да коллекцияләрендә милли бизәкләр куллану трендын алга сөрүен, шул ук вакытта башка стильләрне дә катнаштырырга кирәклеген әйтте. 

Элекке заманнарда да татарларның милли киемнәрендә чит ил стильләре кулланылган

Наҗия Галимова әйтүенчә, ул төрле тукымалар кулланып, милли костюмнардан кызыклы орнаментлар эзләп, төрле стильләрне катнаштырырга яратуын әйтте. “Тулысынча татар стилендә генә дә ясарга була, тик элекке заманнарда да стилизация булган. Кайсын Франциядән, кайсын Византиядән һәм башка чит илләрдән алганнар”, - ди Наҗия Галимова. Аның әйтүенчә, орнаментлар сайлау кешенең үзеннән тора, кемдер үсемлек рәвешендәге бизәкләрне үз итсә, башка берәүләр төрле хайван сурәтләре һәм башка нәрсәләр төшерелгән киемгә заказ бирә.

Чигүле бизәкләр күләме кешенең холкына карый

Дизайнер билгеләп үткәнчә, милли киемнәр алтын, көмеш төсләрдәге җепләрдән кулдан чигүле булуы белән дә игътибарга лаек. Наҗия Галимова шундый киемнәрнең берсен – никахка тегелгән күлмәкне күрсәтте. Ул аның Италия тукымасыннан Франция үрнәгендә чигелешле булуын әйтте. “Һәр чәчәкне аерым кисеп тегәбез һәм ниндидер бизәк ясыйбыз. Бу иске технология, әмма аны кутюрьелар һаман да файдалана. Таш-сәйләннәрне, энҗе бөртекләрен дә үзебез тегәбез. Челтәрле тукыма, гомумән, кулдан эшләгәнне ярата. Без һәркемгә индивидуаль якын киләбез – кемдер чәчәкләрнең җиңендә манжет рәвешендә генә булуын тели, кемдер күкрәк турысына, кемдер аркасына куйдыра. Кайчак кешенең үзенә карап, бизәкләрне күпмерәк итәргә икәнен аңлап була, бу шулай ук тукыма төренә, я киемнең моделенә дә карый”, - дип белдерде ул.

Милли коллективлар да “кычкырып торган” чуарлыктан кача

Дизайнер сүзләреннән аңлашылганча, төрле милли коллективлар, ансамбльләр, биючеләр, алып баручылар да без күреп ияләшкән янып торган яшел, алсу, зәңгәрсу төсләрдән качарга тырыша. “Төрле ансамбльләрдән кызлар мөрәҗәгать итә. Ешрак заманча, Ауропа стилистикасында киемнәр тегүне сорыйлар, әмма безнең милләткә хас булган берәр элемент, я аксессуар булуын телиләр. Шунысы гаҗәп: сәхнә кешеләре дә артык чуар, кычкырып торганны яратмый. Монда әле трансформация моменты бар: ягъни төп күлмәк кала, ә аның элементлары алмашынып тора, берсен өстәп, икенчесен салдырып була. Күлмәккә туры китереп, изү, төрле кәләпүш, калфак киеп, билбау куеп була. Кемдер өстәмә манжет ясата. Чыгышлар өчен элементларны үзгәртеп булса, отышлырак килеп чыга. Көндәшлек тормышта да хатын-кызлар шулай элементларны үзгәртеп торырга ярата”, - дип белдерде Наҗия Галимова. Ул, сәхнә кешеләре мөрәҗәгать иткәндә, аларга гармонияле әйберләр тегәргә тырышуы турында әйтте. “Мин кешенең йөзен ача торган кием тегәргә тырышам. Артистның индивидуальлеге күренеп торырга тиеш”, - диде.

Түбәтәйгә бизәк күләме ир-атның холкыннан тора

Наҗия Галимова әйтүенчә, дини киемгә заказ бирелгәндә, хатын-кыз күлмәкләренең пропорцияләре, аңа туры килерлек баш киеме алдан уйлап куела. Гадәттә, мондый киемнәрне театр, никах, ниндидер кичәләргә йөрүче зыялылар тектерә.

Остаханәдә ир-атлар өчен милли бизәкле түбәтәйләр дә тегелә. Дизайнер әйтүенчә, кайбер ир-атлар милли бизәкнең баш түбәсендә генә күренер-күренмәс булуын тели, кемнәрдер кырыйларында да купшырак итеп чиктерә. Наҗия Галимова моны, шулай ук, ир-атның холкына, тәрбиясенә, дөньяга карашына бәйле булуы белән аңлата. “Кешене гаиләдә иптәшләреңнән калышма, аерылма, я кеше кебек булма, үзгә бул, я бизәкле әйберне кызлар гына кия дип өйрәткән булырга мөмкиннәр. Ир-атлар бер яктан, гади дә, икенче яктан катлаулы да кебек. Алар да үзләренең күренеп торуын тели. Хатын-кыз кебек үк алар да төрле”, - диде Наҗия Галимова. Аның сүзләренә караганда, ир-атлар никахларга, нигездә, чигүле түбәтәй сайлый. Дизайнер дин әһелләренең камзуллар, чапаннар да тектерүен әйтте, тик аларга хәллерәк кешеләр генә заказ бирә. Башкалар Пакъстан, Һиндстан, Мисырдан кайтарылганны гына сатып ала. Алар, билгеле, арзанрак.

Татарлар яшел төскә генә игътибар итү – ялгыш

“Татарлар, дин әһелләре башлыча яшел төскә басым ясый. Кызганычка каршы, татар яшел төс белән тиңдәш дип ялгышалар. Мин инде кайчакта “флагта яшел төс булганга, яшелне сайлыйсызмы” дип сорыйм. Ниндидер бер әйбергә генә кайтып калырга, “Татарстан ул – яшеллек”, дип әйтергә ярамый, шаблонга омтылырга кирәкми. Кызганыч, тарихи аклы-каралы фотоларда милли киемнәрдә төсләрне күреп бетереп булмый. Әйе, Татарстанда кара төс өстенлек итәргә тиеш түгел, моның белән килешәм. Бу менталитет тарафыннан кабул ителмәгән. Мин кайберәүләргә кара урынына куе зәңгәр, куе яшел, каракучкыл кызыл төсләрне тәкъдим итәм. Караны була тегеп, әмма аны бик ыспай, зәвыклы итеп теккән очракта гына, ул матур күренәчәк”, - дип белдерде Наҗия Галимова. Шәхсән үзе ул кара төсне дә, башка төсләрне дә якын күрүе турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100