news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарлар Италиядә» мәдәният берлеге Римда концерт оештырды

17 ноябрь көнне «Татарлар Италиядә» мәдәният ассоциациясе Римда яшәүче милләттәшләребезне опера җырчысы Диана Нурмөхәммәтованың концертына җыйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Тумышы белән Башкортостанның Аскын районыннан булган Диана Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе тәмамлаганнан соң, Вена дәүләт операсына эшкә чакырыла. Бүген ул дөньяның төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot