news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарлар» газетасында Фирдәвес Әхтәмова турында кызыклы фактлар укырга мөмкин

Газетада Оренбург, Төмән, Мәскәү, Ульяновск өлкәләрендәге милләттәшләребезнең хәбәрләре дә чыккан.

(Казан, 13 август, "Татар-информ").  «Татарлар» газетасының август аеның беренче саны дөнья күрде. Бу санда ТАССРның геральдикасы, эшкуар-иганәче бертуган Хөсәеновлар, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова турында кызыклы фактлар укырга мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы шул хакта хәбәр итте.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы турында Люция Фаршатованың “Теле барның – иле бар” исемле язмасы да бар. 15-17 июль көннәрендә “ак калфаклылар” Татарстанның Тукай районында булып кайтты.

Газетада төрки галимнәрнең даими оештырылып килә торган “Бөек дала” җыенында катнашкан күренекле этнолог Дамир Исхаковның Казахстанга сәфәре турында журналист Рәшит Минһаҗ язмасы да урын алды. Оренбург, Төмән, Мәскәү, Ульяновск өлкәләрендәге милләттәшләребезнең хәбәрләре дә чыккан.

  • 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100