news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарлар» газетасына язылу дәвам итә

Газетадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать һ.б. темаларга багышлана.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). «Татарлар» газетасына 2020 елның икенче ярты еллыгына язылу дәвам итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән „Татарлар“ басмасына язылыгыз», — дип чакыра оештыручылар.

Газетадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Басманың эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак.

Газетаның Татарстан буенча индексы: П2359, Россия буенча индексы: П7075. Ярты елга язылу бәясе — 234 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot