news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Татарлар, берләшегез!» җырын башкарган Асия Әхмәтшинаның улы Филиппин кызына өйләнде

Эдуард Әхмәтшин «50 яшем тулганчы (февральдә аңа 50 тула) өйләнәм», дигән хыялын тормышка ашырган.

«Татарлар, берләшегез!» җырын башкарган Асия Әхмәтшинаның улы Филиппин кызына өйләнде
http://shahrichalli.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). Узган гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәт вәкилләре Вәсим Әхмәтшин белән җырчы Асия Әхмәтшина гаиләсендә туй булды.

Аларның Америкада яшәүче саксофончы уллары Эдуард Әхмәтшин: «50 яшем тулганчы (февральдә аңа 50 тула) өйләнәм», — дигән хыялын тормышка ашырды. Ул рәсми төстә өйләнде. Эдуард 2022 елның 10 гыйнварында Филиппин кызы Жасминны законлы төстә хатынлыкка алды. Америкада өйләнешергә рөхсәтне судья бирә икән. Никахны да рәсми рәвештә судья төрки. Судья аларның никахын җырлый-җырлый теркәгән, диелә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100