news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар берләшә икән, туган телдә сөйләшә – Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе

Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов "Казан арты" форумының яшьләр арасында татар телен популярлаштыру чарасы булуын әйтте.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Без, татарлар, берләшәбез икән, олылар да, кечеләр дә туган телендә сөйләшәчәк”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Казан арты” төбәкара форумында Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

“Бу – форумның районнардагы беренче чыгышы. Алдан ул Казанда, Әстерханда булды. Гомумән, татар яшьләрен берләштерүдә кирәк гамәлләрнең берсе. Мәдәният өлкәсендә эшләүче буларак, берләшүнең нәтиҗәсе күренә, дип әйтә алам. Без, татарлар, берләшәбез икән, олылар да, кечеләр дә, туган телендә сөйләшергә мәҗбүр була. Монда күп кенә төбәкләрдән дә килделәр. Алар үзебездә яшәүче яшьләр белән аралаша, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша. Безнең барыбызның да максатыбыз бер – телне саклап калу. Яшьләрнең тел ягыннан ачылуын без “Казан арты” кебек яшьләр форумында күрә алабыз. Форум Казан артында гына түгел, ә башка районнарда да дәвамлы булсын иде. Гомумән, Татарстанда актив яшьләребез күбрәк булса без бик шат булыр идек”, – дип сөйләде Рамил Мөхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, 16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100