news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарлар, алга!” – Мәскәү татарлары Россия халыклары йөрешендә катнашты

Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә татарлар һәм Мәскәүнең башка милли җәмгыятьләре вәкилләре “Без – бердәм!” митинг-концертында чыгыш ясый.

(Мәскәү, 4 ноябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). Бүген Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә Россия халыклары йөреше оештырылды. Анда Россия Федерациясе башкаласы милли оешмалары һәм диаспоралары вәкилләре катнашты.

Россия башкаласы урамнары буйлап гомуми йөрештә Мәскәү татар мәдәни үзәге һәм татар автономиясе активистлары да узды. Аларның акциясе “Татарлар, алга!” шигаре белән үткәрелде. Тумышы белән Татарстаннан булганнар “Татарлар, алга!”, “Алга, Россия!” шигарьләре белән аерым колонна булып барды. Әлеге чарада бүген Мәскәү татар мәдәни үзәгенең 100дән артык активисты катнашты.

Россия халыклары йөрешендә булганнар арасында РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Марат Бариев, Мәскәү татар мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов та бар иде.

Йөрештән соң Россия халыклары вәкилләре катнашында концерт була, анда татарлар да чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100