news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» Татарстанда төшерелгән 40тан артык фильмны ачык интернетка урнаштырды

«Татаркино» Татарстанда төшерелгән 40тан артык фильмны ачык интернетка урнаштырды

«Татаркино» Татарстанда төшерелгән билгеле фильнарның бер өлешен үзенең рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә һәм YouTube каналына урнаштырды.

Проект ТАССРда кино төшерү һәм кино прокатының 100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге. Ул әлеге юбилей датасының киләсе елда булачагын искәртә.

Юбилей уңаеннан оешма республикада төшерелгән кинофильмнарның каталогын әзерли.

«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмнар бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче бик күп ватандашларның республикада төшерелгән киноларны карарга теләк белдерүе буенча урнаштырылган. «Заманның тренды шундый – күпләр фильмнарны өйдә карарга тели», дигән ул.

Фильмнар жанрлар буенча бүленгән: драма, музыкаль комедия, биография, боевик, мелодрама һәм башкалар. Фильмнарны төшерелгән елы буенча да сайларга мөмкин.

Сайттан «Мулла», «Хәлимә», «Бибинур», «Сөмбел», «Әпипә», «Зөләйха», «Дилемма», «Күктау» һәм башка фильмнарны карап була.

Фильмнар авторларның һәм хокук ияләренең рөхсәте белән урнаштырылган.

Фильм карау өчен сылтамалар: https://tatarkino.ru/online-cinema/; https://www.youtube.com/channel/UCD9RaeK8qTpG9v6q923RDkg.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100