news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татаркино» Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмын күрсәтте

Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров, сценарий авторы – Әлфирә Мәһдиева, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Картина халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул исемдәге повесте мотивлары буенча төшерелгән.

Фильмның бер өлешен язучының туган ягында – Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшергәннәр. Актерларның күпчелеген Казан театр училищесы студентлары һәм әлеге уку йортын тәмамлаган артистлар тәшкил итә.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Файда» татар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айрат Маннанов һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot