news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» Россия көненә кино күрсәтәчәк һәм бәйрәм чарасы оештыра

12 июньдә «Татаркино» Россия көне хөрмәтенә бәйрәм оештыра: ачык һавада кино, патриотик шоу һәм концерт була. Бәйрәм программасы Зәйни Солтан скверында 19:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Татарстанның мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итте.

Бәйрәм ачык һавада «Без – 41нче ел балалары» дигән Татарстан фильмы күрсәтү белән тәмамланачак. Картина русча дубляж белән күрсәтеләчәк.

«Без – 41нче ел балалары» фильмын Татарстан режиссеры Әмир Галиәскәров төшерде. Анда сугыш вакытында 14-15 яшьлек яшүсмерләренең педагогия көллиятендә укулары күрсәтелә. Сценарий авторы  –  Әлфирә Мәһдиева, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Картина халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшерелгән. Фильмны төшерүгә финанслар «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» республика дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Фильмның бер өлеше язучының туган ягында – Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелгән. Актерларның күпчелеге Казан театр училищесы студентлары һәм чыгарылыш укучылары.

Россия көне уңаеннан бәйрәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татаркино» төркемендә турыдан-туры күрсәтеләчәк.

Шул ук вакытта чара Зәйни Солтан скверында ачык һавада кино күрсәтү сериясен ачачак, аны «Татаркино» җәй көне «Иске Татар бистәсендә гаилә кино-каникуллары» проекты кысаларында «Тарихи мохит» муниципаль бюджет оешмасы белән берлектә оештыра. Бушлай сессияләр шимбә көнне булачак. Июнь-июль айларында 21 сәгатьтә, август аенда 20 сәгатьтә кино күрсәтеләчәк. 17 июньдә «Артек, большое путешествие» фильмы тәкъдим ителәчәк.

Киләсе фильмнарны тамашачылар үзләре билгеләячәк, аларга сайлап алу өчен берничә нәфис яки анимацион фильм тәкъдим итәчәкләр. «Татаркино» социаль челтәрләрендә һәм «Тарихи мохит» оешмасы төркемнәрендә күбрәк тавыш җыйган фильмнар күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100