news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татаркино» рәсми сайтында Татарстанда төшерелгән фильмнарны карап була

«Татаркино» рәсми сайтында Татарстанда төшерелгән фильмнарны карап була
https://mincult.tatarstan.ru

«Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында «Онлайн кинотеатр» кушымтасында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды.  Хәзер аларны ирекле рәвештә карап була.

Проект ТАССРда кино җитештерү һәм кинопрокат оештыруның 100 еллыгына гамәлгә ашырыла, ул киләсе елда билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Истәлекле ел алдыннан республикада чыгарылган фильмнарның онлайн-каталогы төзелә. Аларны хәзер үк «Татаркино» сайтында карарга була: https://tatarkino.ru/online-cinema/.

Хәзерге вакытта «Татаркино» сайтында 40тан артык кино карарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot