news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» өлкән яшьтәге тамашачылар өчен «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә

Татарстанда миллионга якын өлкән яшьтәге кеше яши - бу республика халкының дүрттән бер өлеше. «Татаркино» оешмасы актив озак яшәү стратегиясен гамәлгә ашыру һәм алар турында кайгырту максатыннан «Мир» кинотеатрында «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә.

Кинолар программасы пенсионерларның теләкләре искә алып төзелде һәм заманча Россия киносын да, «Татаркино» фондларыннан ретро-кинолар да кертелгән. Безнең тамашачыларны Россия драматурглары һәм кино эшлеклеләре Александр Островский, Леонид Гайдай, Александр Абдулов, Сергей Безруков, Игорь Кваша, Наталья Гундарева, Татьяна Доронина юбилейларына ретроспективалар көтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киноклуб программасы фильмнарының бер өлеше Татарстан сәнгать эшлеклеләре: язучылар Рабит Батулла, Гадел Кутуй, режиссер Салават Юзеев исемнәре белән бәйле. Кино төшерүчеләр, режиссерлар, кинотәнкыйтьчеләр белән фикер алышулар булачак. Әлеге киноклубка махсус абонементлар ярдәмендә дә йөрергә мөмкин булачак.

Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100