news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» музыкант һәм актер Алексей Кортнев белән туры эфир ясый

Очрашу бүген 16.00 сәгатьтә учреждениенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында үтә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген «Татаркино» оешмасы виртуаль кунакханәсендә театр һәм кино актёры, музыкант Алексей Кортневны кабул итә. Бу хакта оешшманың матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашу Радио көненә туры китереп оештырылган. Чөнки актер 2008 елда төшерелгән «День радио» фильмында катнашкан иде.

«Несчастный случай» төркеме лидеры Алексей Кортнев белән туры эфирда очрашуны Youtube һәм Instagram каналлары аша карарга мөмкин. Башлана — 16.00 сәгатьтә.

«Татаркино» оешмасы туры эфирларны апрель уртасыннан башлап җибәрде. Оешманың аккаунтына язылучылар туры эфирда режиссерлар Алексей Барыкин, Илшат Рәхимбай, кинопродюсер Наталья Топал белән очраша алдылар.

«Мондый очрашулар язылучылар өчен кызыклы булуын күрәбез. Белмим, бу карантин белән генә бәйлеме икән — бәлки, бу вакыт таләбедер. Без тамашачыбызның активлыгын күрәбез. Бу инициативабызга ихтыяҗ булуы сөендерә», — ди оешма директоры, танылган продюсер Миләүшә Айтуганова.

Актерга сорауны pr@tatarkino.ru электрон почтасына алдан җибәрергә мөмкин. Туры эфир вакытында да сораулар кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100