news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татаркино” һәм Казан мөселман кинофестивале сайтлары татар версиясе аша ачылачак

Бүген "Татаркино"ның яңа логотибы; “Татаркино” оешмасы белән Казан халыкара мөселман кинофестивале сайтлары тәкъдим ителде.

“Татаркино” һәм Казан мөселман кинофестивале сайтлары татар версиясе аша ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татаркино” үзенең логотибын булдырды һәм сайтын яңартты. Бүген “Мир” кинотеатрында журналистларга яңа логотип һәм “Татаркино” оешмасы белән Казан халыкара мөселман кинофестивале сайтлары тәкъдим ителде.

Яңа логотип белән аны ясаган студия җитәкчесе Рөстәм Биктаһиров таныштырды. Ул логотип нигезендә яктылык ятуын билгеләр үтте. Дизайн фантазиясендә туган яктылык Т хәрефен яктырта һәм ул яктылык төрле ракурслардан төшәргә мөмкин. Рөстәм Биктаһиров логотип ясау юлындагы эзләнүләрен дә санады. Әйтик, дизайнерлар Татарстан флагына да тукталганнар, хәтта милли символ буларак өчпочмак варианты да каралган. Шулай да, нәтиҗәдә нигез итеп Т хәрефе һәм яктылык алынган. “Яктылык кайсы яктан гына төшсә дә, без Т хәрефе силуэтын күрәбез. Яктылык төрлечә төшүгә карап ул үзгәрсә дә, танылачак”, - ди дизайнер.

Логотип значокларда, киемнәрдә кулланылырга мөмкин.

Рөстәм Биктаһиров Татаркино өчен авторлык шрифты да эшләнүен әйтте.

Журналистлар белән очрашуда ике сайт та тәкъдим ителде. Берсе - «Татаркино»ның үз сайты булса, икенчесе – Казан халыкара мөселман кинофестивале сайты.

“Без һәр ике сайтта мәгълүматны уңайлырак һәм тизрәк алу мөмкинлеге тудырдык, - ди сайт авторлары. – Минималь “клик” белән максимум мәгълүмат алу мөмкинлегенә басым ясалды. Элекеге сайтта өстә минимум мәгълүмат булып, тулырак мәгълүмат өчен эчкәрәк керергә кирәк булса, хәзер бөтен мәгълүмат өстә ята”.

«Татаркино»ның яңартылган сайтында «Он-лайн кинотеатр» бүлеге бар. Биредә Татарстанда төшерелгән фильмнарны карарга мөмкин. Бушка карарга мөмкин булганнарын, әлбәттә. Алга таба монеталаштыру мөмкинлеге дә карала, ягъни, бушка карау мөмкинлеге булмаганнарын түләп карарга мөмкин булачак.

Авторларның тагын бер горурлыгы – Татарстанда кино белән бәйле бөтен игъланнар, төрле кастинглар буенча белдерүләр биердә урнаштырылачак. 

Ә Казан халыкара мөселман кинофестивале сайтында бөтен Казан кинофестивальләрнең архивы урнаштырылган.

Әлегә ике сайт та рус телендә тест режимында эшли. Алга таба ул татар һәм инглиз телләрендә эшләячәк.

“Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова “Татар-информ” хәбәрчесенә сайтларның татар версиясе аша ачылачагын раслады.

Киләсе елга “Мир” кинотеатры сайты да яңартылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100