Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татаркино» кастингка чакыра
13, 14 февральдә «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.
«Кастингка Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар чакырыла. Шулай ук героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк», - дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – Кәрим Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.
Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова катнашачак.
Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.
Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр. Башлана: 10:00
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз