Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татаркино Җиңү җырлары белән 9 майда бәйрәм чарасы үткәрә
9 майда башкалада Аксенов исемендәге скверда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасының «Татаркино» оешмасы әзерләгән «Бөек Җиңү җырлары» программасы 19:30 сәгатьтә башлана һәм ул ачык һавада узачак. Сәхнәдә Казан шәһәренең иҗади берләшмәләре чыгыш ясый. Наталья Железных җитәкчелегендәге «ДжазЭль» джаз коллективы Бөек Ватан сугышы чоры җырлары мотивлары буенча вокаль-инструменталь композицияләрне, танылган эстрада артисты Регина Кашапова үз репертуарыннан җырлар башкарачак, «Арлекино» балалар хореография төркеме бию номерлары бүләк итә.
Шулай ук Җиңү көне кысаларында мәдәният учреждениесе кунаклар өчен тематик викторина әзерләгән. Иң актив катнашучылар «Татаркино»дан истәлекле бүләкләр алачак.
Программаны режиссер Дарья Биневскаяның «Африка» хәрби мелодрамасы тәмамлый. Сюжет нигезендә Ленинград блокадасы алынганчы соңгы айларда малай һәм эт дуслыгы тарихы ята, ул сигез яшьлек Егор исеменнән сөйләнелә. Фильм 2021 елда төшерелгән.
Теләге булган һәркем бәйрәм чарасына килә ала, керү ирекле, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз