news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова "Төрки дөнья кино ассоциациясе" шурасына сайланды

II Төрки дөнья документаль фильм фестивале бәйгесенә катнашкан әсәрләр Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтәләчәк.

(Истанбул, 1 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова “Төрки дөнья кино ассоциациясе” шурасына сайланды.

Кичә Истанбулда II Төрки дөнья документаль фильм фестивале һәм бәйгесе кысаларында төрки дөнья илләренең кино оешмалары җитәкчеләре җыены үткәрелде. Анда Азәрбайҗан, Башкортстан, Косово, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Чуашия, Якутия кебек ил вәкилләре, Татарстаннан “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.

Әлеге чарада кино сәнгатен үстерү, җәелдерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, уртак фильмнар төшерү мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Киләчәктә бу җыенны “Төрки дөнья кино ассоциациясе” дип атарга карар кылынды. Аның 9 әгъзадан торган шурасы сайланды.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, әлеге җыенда фестивальдә катнашкан документаль фильмнарны мөселман киносы фестивалендә күрсәтү карары кабул ителгән.

II Төрки дөнья документаль фильм фестивале һәм бәйгесендә алдынгы урынны яулаган әсәрләр 2018 ел буенча Алма-Ата, Бишкәк, Баку, Лефкоша, Скопье кебек калаларда һәм Төркиянең 6 шәһәрендә күрсәтелеп, дөньяның 40 мең тамашачысына ирештереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot