news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» Бондарчук, Бекмамбетов, Учитель катнашында мастер-класслар оештыра

Мастер-классларда проект өчен инвесторлар эзләргә һәм субсидия алганда документларны дөрес итеп рәсмиләштерергә өйрәтәчәкләр.

«Татаркино» Бондарчук, Бекмамбетов, Учитель катнашында мастер-класслар оештыра
архив

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татаркино» Федор Бондарчук, Тимур Бекмамбетов һәм Алексей Учитель кебек режиссерларны чакырып, теләгән һәркем өчен мастер-класслар оештырырга ниятли. Семинар кысаларында проект өчен инвесторлар эзләргә һәм субсидия алганда документларны дөрес итеп рәсмиләштерергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Киләсе елда без танылган кинематографистлар катнашындагы мастер-класслар, вебинарларга басым ясарга телибез. Тимур Бекмамбетовны чакырырга ниятлибез. Федор Бондарчук та каршы килмәячәк, шулай ук Алексей Учитель белән дуслыгыбыз да бар», - диде Миләүшә Айтуганова.

Мастер-класс кысаларында субсидия алу өчен дөрес итеп документлар рәсмиләштерү, порталлар аша иганәчеләр һәм инвесторлар эзләү кебек мәсьәләләрне колачлау күздә тотыла.

«Әгәр без вебинарлар һәм мастер-класслар аркылы яңа белемнәр биреп һәм танылган кинематографистларны чакырып карасак, ул чагында алга китеш һичшиксез булачак. Ул теләгән һәркем ачык чара булыр дип көтелә», - диде «Татаркино» директоры.

«Бердәнбер сорау – бу күпме торачак. Әгәр без Бондарчук килә дип әйтәбез икән, аның мастер-классына акча түләп тә киләчәкләренә ышанам», - диде спикер.

Бүгенге көндә «Мир» кинотеатрында «Татаркино»ның киноклубы һәм танылган кешеләрне чакыру, картиналар күрсәтү һәм алар хакында фикер алышу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100