Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татаркино» «Абага чәчәге» нәфис фильмы өчен кастинг игълан итә
Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәрләре мотивлары буенча «Абага чәчәге» нәфис фильмы төшерелә башлый. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә.
Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелер дип планлаштырыла.
Төп рольдә төшәчәк артистлар билгеле икән, ләкин режиссер белән продюсер әлегә аларның исемнәрен сер итеп саклый.
29 май көнне «Татаркино»да икенче пландагы рольләр өчен кастинг узачак. Артистларны кинорежиссер Салават Юзеев продюсер Миләүшә Айтуганова һәм кастинг-директор Ирек Хафизов белән бергә сайлаячак.
40-50 яшьләр арасындагы зифа буйлы хатын-кыз, урта буйлы ир-ат (татар телле), шулай ук, 30-40 яшьләр арасындагы төз гәүдәле элегант ир-ат (рус телле) сайланачак. Барысының да театрда һәм кинода тәҗрибәсе булуы шарт. 40-70 яшьләрдәге ир-ат һәм хатын-кызлар өчен дә төрле рольләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз