news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татаркино» 26 фильмны прокатка алу хокукын сатып алуга 1 млн сумнан артык акча юнәлтә

«Татаркино» 26 фильмны прокатка алу хокукын сатып алуга 1 млн сумнан артык акча юнәлтә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татаркино» 26 Россия һәм чит ил кинотасмаларын прокатлау һәм күрсәтү хокукларын сатып алырга планлаштыра. 1,15 млн сумлык тендер дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Исемлектә шул исәптән Александр Андрющенконың «Сто лет тому вперед», Андрей Заһидуллинның «Домовой», Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Елак», Джеймс Напьеның «Джойка», «Фея һәм ак кит» Кытай мультфильмы һәм башкалар күрсәтелгән.

«Хокуклар 2024 елның 31 декабренә кадәр бирелә», — дип төгәлләнә сатып алу тасвирламасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot