news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә журналистика белән төрек теле укытыла башлый

Яңа төр белгечлекләргә абитуриентларны киләсе уку елыннан җыялар.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә журналистика белән төрек теле укытыла башлый
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә киләсе уку елыннан яңа белгечлекләргә укыта башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова, Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә үтә торган төбәкара конференциясе вакытында әйтте.

"Бездә 6 кафедра эшли. Быелгы уку елында без филологик юнәлештә татар теле һәм әдәбиятына инглиз теле буенча өстәмә курс җыйдык. Ә педагогик юнәлештә татар теле һәм әдәбиятына тәрҗемә эше өстәлде. Киләсе уку елында филологик юнәлештә төрек теле, педагогик өлкәдә журналистика курсы җыябыз. Ел саен шулай чиратлаштырырга мәҗбүрбез. Чөнки башкача булмый. Аннан соң, без ел саен шулкадәр тәрҗемәче, журналистлар әзерләп чыгарсак, аларга ихтыяҗ булырмы, эш таба алырлармы? Ул ягы да бар бит", – диде Әлфия Йосыпова.

Аның сүзләренчә, киләсе елга филологик юнәлештә – 25, педагогик белем бирү юнәлешендә 16 бюджет урыны булачак.

Киләсе уку елына кертеләсе тагын бер яңалык: 2018-2019 елгы уку елына читтән торып белем алу буенча курс җыелмый.

"Башка елларда ул, бәлки, тагын җыелыр, әмма киләсе уку елына бу урыннарны музыка өлкәсенә юнәлтергә булдык, – диде уку йорты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100