news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә чит төбәкләрдән килүчеләр арткан

Төгәл предметлар буенча татарча укучы студентлар тармак терминологиясен өйрәнәчәк.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә чит төбәкләрдән килүчеләр арткан
Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә чит төбәкләрдән килүчеләр арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Матбугат очрашуы КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе итеп үзгәртелүенә багышланган иде.

Әлфия Йосыпова әйтүенчә, соңгы вакытта чит төбәкләрдән килүчеләр кимүе күзәтелгән булса да, быел бу мәсьәләдә куанырлык җирлек бар. “Безгә Башкортстан, Чувашстаннан студентлар күп килә. Быелгы бакалаврлар арасыннан Оренбург, Киров өлкәсеннән килгән студентлар, магистратура программасында Казахстаннан, Кытайдан килеп укучы магистрлар бар. Бакалавриатта татар теле, әдәбияты, журналистика төркемендә Кытайдан килгән ике студент белем ала. Моннан тыш, югары мәктәптә музыка, дизайн буенча кабул итү булды. Студентлар бюджет һәм түләүле уку урыннарына кабул ителде”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

Ул милли төркемнәргә тупланган студентларга 4 курс дәвамында татар теле дәресләре керәчәген әйтте. Тармак терминологиясен өйрәтү белән бәйле дәресләр дә булачак. Шулай ук, алар өчен татар әдәбияты, татар милли сәнгате, тарих буенча да өстәмә дәресләр куелган. “Татар теле һәм әдәбияты юнәлешенә 5 программа буенча студентлар, магистрлар кабул иттек. Бакалавриат программасында педагогик белем бирү, татар теле, әдәбият, чит телләр, инглиз, төрек телләре төркемнәре тупланды. Барлыгы 29 студент белем ала. Филология, татар теле, әдәбият, журналистика юнәлешендә 25 студент укый. Моннан тыш, магистратура программаларына татар теле, әдәбият юнәлешендә студентлар кабул иттек. Татар теле, әдәбияты теориясе, технологияләр программасы, татар әдәбияты һәм мәдәнияте программасы, мәдәниятара багланышларда төрки телләр программаларына магистрлар туплап, бу юнәлешләрдә укыту алып барыла”, - дип билгеләп узды.

“Республика заказы буенча кабул ителгән математиклар, тарихчылар, музыкантлар һәркайсы татар телен камил белә. Алар мохиткә ияләштеләр, татар теле, әдәбияты белән бәйле чараларга безне чакырыгыз, дип сорап киләләр. Алар бүген беренче тапкыр Укытучылар көненә багышланган концертта катнашачаклар. Киләсе атнада фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашырга теләк белдерделәр”, - диде Әлфия Йосыпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100