Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә 212 студент укырга кергән
Быел беренче курска керүчеләр арасында 20 егет бар.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар информ”, Алсу Сәлахова). Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә бу уку елында көндезге бүлеккә 147 студент кергән. Шуларның 128е - бакалавр дәрәҗәсендә белем алачак, 19ы – магистрант. Читтән торып уку бүлегендә тагын 50 бакалавр һәм 15 магистрант гыйлем туплаячак. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар филологиясендә кызларның күп булуы гадәти күренеш. Әмма быел беренче курска керүчеләр арасында 20 егет бар.
Югары мәктәптә күпчелекне Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар тәшкил итә. Шулай ук Башкортстаннан (4 студент), Чувашстаннан (3 студент), Мордовия, Перьм, Чиләбе, Оренбург, Түбән Новгород, Красноярскидан берәр укучы кабул ителгән.
"Татар-информ" хәбәрчесе беренче курс студентларына ни өчен бу уку йортын сайлауларын сорап мөрәҗәгать итте.
Кытайдан Азмәт Аршидин абыйларының биредә укуын әйтте. "Алар укытучыларны һәм институт мохитен мактый. Күрәсең, аларның җылы мөнәсәбәте бездә дә югары мәктәпкә карата мәхәббәт уята алгандыр. Дустым Нәҗип белән татар телен, төрки дөньяны тирәнрәк беләсебез килү турында күп сөйләштек һәм киңәшләшеп, монда укырга керергә булдык", - диде ул.
БДИдан 273 балл җыеп килгән Азнакай кызы Румия Шәехова да фикерләре белән уртаклашты. "Иң беренче чиратта, әлеге юнәлешне сайларга гаиләм этәргеч булды. Татар телен яратабыз, гаиләдә бары татарча гына сөйләшәбез. Шулай ук мин бик күп олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Шундый татар телле мохиткә кереп киткәч, аннан чыгасы да килми бит. Бар да үзеңнеке, якын. Бу уңышларга ирешергә туган телемә мәхәббәт ярдәм итте, дип саныйм. Һәм, әлбәттә, укытучыларыма зур рәхмәт", - дип сөйләде Румия.
"КФУга керү максаты, Казанга килгәч, аеруча көчәйде. Моңа кадәр Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе турында танышым сөйләгән иде, ул монда белем ала", - дип сөйләде Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән Илдус Хәбибрахманов.
Казан кызы Илзирә Галимбикова кечкенәдән шушы мохиттә үскән. "Әнием мин бәләкәй чакта КФУда лаборант булып эшләде, хәзер менә китапханәгә күчте. Кечкенәдән җәй айларында мин әни белән аның эшенә килә идем. Кайбер вакытта лекцияләргә дә кергәләдем, бик кызыксынып тыңлый идем лектор чыгышларын. Балачактан Филология һәм мәдәниятара багланышлар инситутында булганга, ул миңа бик якын. Шуңа күрә ике дә уйлап тормыйча, унберенче сыйныфны бетергәч, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә килүне үземә максат итеп куйдым", - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз