Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Tatarin җырын башкаручы АИГЕЛ татар телен иҗат өчен уңайлырак дип саный
Татар теле - иҗат итү өчен кызыклы тел, дип белдерде Айгөл.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Рэп стилендә җырлар башкаручы, "Tatarin ("Татарин") җыры белән танылган АИГЕЛ төркеме җырчысы Айгөл Гайсина "Поток" каналына интервьюсында татар теленең иҗат өчен күпкә уңайлырак тел булуын әйткән.
"Татар теле - могҗизалы тел. Анда иҗат итү өчен иркенлекләр күбрәк. Ул - бик тә үзенчәлекле һәм андагы кайбер сүзләрне хәтта рус теленә дә тәрҗемә итеп булмый, чөнки рус теле җырның тулы асылын ачып бетерә алмый", - дип белдерде Айгөл.
Айгөл татар теленен гади һәм җырлар башкару өчен бик тә аһәңле булуын искәртеп үтте. "Татар теле - иҗат итү өчен кызыклы тел", - диде ул.
- Айгөл Гайсина Чаллы шәһәрендә туган. АИГЕЛ төркеме солистлары - Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия. Аларның клибын 27 миллионнан артык кеше караган. Рус мохитендә тәрбияләнүгә карамастан, Айгел татар телендә дә җырлар башкара. Бүгенге көндә әлеге төркемнең музыкаль иҗатында берничә татар җыры бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз