news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«TATARICA» оркестры Казахстанда узачак фестивальдә катнаша
3-6 июль көннәрендә Караганда шәһәрендә «Улы дала сазы» («Олы дала моңы») I Халыкара төрки музыкасы фестивале узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 3-6 июль көннәрендә Караганда шәһәрендә «Улы дала сазы» («Олы дала моңы») I Халыкара төрки музыкасы фестивале узачак. Анда Татарстан республикасыннан Казан дәүләт консерваториясенең дирижер Ринат Халитов җитәкчелегендәге «TATARICA» оркестры чыгыш ясаячак.
Акимат һәм Караганда өлкәсе Мәдәният идарәсе оештырган әлеге фестиваль Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев тууына 70 ел тулуга багышлана. Чараның максаты – төрки мәдәниятне пропагандалау. Концертларда төрки халыклар музыкасы яңгыраячак. Фестивальдә Татарстаннан тыш, Үзбәкстан, Башкортстан, Казахстан, Хакассия, Төркмәнстан һәм төрки иҗат коллективлары катнашыр дип көтелә. Аның йомгаклау концертында Горняков Мәдәният Сарае сәхнәсендә барлык катнашучылар коллективларыннан җыелма оркестр чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot