news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Tatarica 2.0» онлайн-энциклопедиясеннән файдаланучылар саны 1,6 миллионнан арткан

«Tatarica 2.0» онлайн-энциклопедиясеннән файдаланучылар саны 1,6 миллионнан арткан
Фото: сайттан скриншот

Татарстан Фәннәр академиясенең «Tatarica 2.0» ике телле онлайн-энциклопедиясе популярлык казана. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов журналистлар өчен оештырылган семинарда хәбәр итте.

«Бүген ике телдәге «Tatarica 2.0» онлайн-энциклопедия проекты гамәлгә ашырыла. Ул мультимедиа материаллары белән баетылган, татар һәм рус телләрендәге 28 меңнән артык мәкаләне үз эченә ала. Бүгенге көндә көн саен бу ресурстан 4 меңгә якын кеше файдалана. Еллар дәвамында исә кулланучылар саны 1,6 миллионнан артып китте», - диде ул.

Вице-президент билгеләп үткәнчә, әлеге ресурс Татарстан, татар халкы һәм республикада яшәүче башка халыклар турында фәнни яктан тикшерелгән, системага салынган, ышанычлы белем чыганагы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot