news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарга карашны үзгәртү өчен "Алтын Урда" монографиясе Оксфордта тәкъдим ителәчәк

Рафаил Хәкимов: "Татарга караш үзгәрсен өчен, Европага басым ясарга уйлыйбыз", - дип белдерде.

Татарга карашны үзгәртү өчен "Алтын Урда" монографиясе Оксфордта тәкъдим ителәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта “Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясен инглиз теленә тәрҗемә итү буенча эш дәвам иттерелә. Апрель аенда аны Оксфордта тәкъдим итәчәкләр. Хезмәт Оксфорд университеты белән берлектә әзерләнә. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 17 нче февраль көнне институтның 20 еллыгы һәм 12 февральдә Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулу уңаеннан, яңа бинада тантаналы утырыш узды.

“Оксфордка сәфәргә һәм хезмәтнең презентациясенә әзерләнергә кирәк. Татарга караш үзгәрсен өчен, Европага басым ясап алырга уйлыйбыз. Әле хәзер тагын бер китапны тәрҗемә итәбез. Оксфорд университеты белән берлектә китапны 8 апрельдә тәкъдим итәчәкбез. Вакыт аз калып бара”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

Галим борынгы заманнардан татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган хезмәте турында фикерләре белән дә уртаклашты. “Кешеләрнең татар халкы турында формалашкан карашларын, ментальлекне үзгәртү иң авыры булды. Татарлар әллә каян барлыкка килгән бер төркем кебек кенә кабул ителә иде. Бу мөнәсәбәтне, галимнәрнең күзаллауларын, фикерләрен үзгәртү гаять авыр булды. Документлар җитеп бетмәгән вакытлар булды, чөнки күбесе Казанны алганда янган. Шуңа күрә документларны чит илләрдә дә эзләргә кирәк иде”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов. “История татар с древнейших времен” 7 томлыгын, шулай ук, Оксфордта тәкъдим итү ниятләнә.

Искәртеп үтик, Тарих институты якын киләчәктә 5 томлы “Татарстан Республикасы торак пунктларының тарихы” проектына керешергә җыена. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихы” хезмәтен әзерләү ниятләнә. Рафаил Хәкимов татар авыллары тарихын өйрәнүдә дә авырлыклар булуын билгеләп үтте. “Бездә ничә кеше туган һәм үлгән, күпме уңыш җыйганнар кебек мәгълүматлар бар. Ә авыл үсеше буенча тирәнрәк мәгълүматларны табу катлаулы икән. Без моны җиңелрәк булыр дип уйлаган идек. Әле монда казыйсы да казыйсы”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

Сүз уңаеннан, юбиляр үз вазифасында эшен дәвам иттерәчәк. Журналистларга ул шул хакта хәбәр итте. “Кая барасың? Эш бик күп. Яшь турында уйлап торып булмый. Бик авыр булганда, җилкәннәрне күтәреп, Иделгә чыгам”, – ди ул.

Оксфорд университеты белән хезмәттәшлек – зур дәрәҗә

Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге академик-сәркатибе Наил Вәлиев татарлар тарихы һәм Алтын Урда турындагы хезмәтләрнең Оксфордта тәкъдим ителүе зур дәрәҗә булуын билгеләп узды. “Дөньяның беренче университеты һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәттәшләр булды. Бу бик зур эш. “Татарлар тарихы” буенча 200дән артык галим эшләде, шул исәптән чит илдән дә, шуңа күрә хәзер инде беркем дә нәтиҗәләре белән бәхәсләшә алмый”, – ди ул. Наил Вәлиев әйтүенчә, хезмәтләрнең инглиз теленә тәрҗемә ителүе – гасырларга калачак каһарманлык, чөнки башка халыкларның мондый тарихы юк. “Татарларны дөнья тарихына кире кайтарырга кирәк. Дөнья халыклары арасында татарларның үз урыны булырга тиеш”, – ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100