Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарда драматурглар күплектән режиссерлар кылтаеп китәләр – Данил Салихов
Килер шундый көннәр – “Бирегез инде бер әсәр”, дип йөриячәкләр, дигән фикердә Татарстан язучылар берлеге рәисе.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар драматургларының кадерен белергә кирәк. Иң күп драматурглар татарда”, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә 22-23 июльдә узачак Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары турында сөйләгәндә.
“Безнең драматурглар Башкортстан сәхнәләрен дә тутырып тора. Бездә аларның кадерен белмиләр. Килер шундый көннәр – “Бирегез инде бер әсәр”. дип йөриячәкләр. Бездә кайчагында режиссерлар кылтаеп китәләр. Бәлки, барлык белән кылтая торганнардыр”, - ди ул аптырап.
Данил Салихов элек режиссерларның драматурглар белән бергә эшләвен искәртә, Рәфкать Бикчәнтәев белән Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов тандемын мисалга китерә.
“Юк диеп утырырга ярамый. Чакыр да әйт: Данил туганкаем, пьесаңны алдым, бу җире ошамый”, - диген. Бергәләп фикерләшер идек. Спектакль шулай туа”, - ди ул.
Мәгълүмат өчен. Драматург Данил Салиховның 32 әсәре төрле театрларда куелган. Шул исәптән, Башкортстан театрларында да. Быел Ногай театры “Туганлык” фестиваленә Данил Салихов әсәрен алып киләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз