news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарда бәйрәм җырлары тармагына Салаватның “Туган көн” җыры нигез салды - Нур Алиев

Беренче татар диджее Нур Алиев: "Салаватның “Туган көн” җырына кадәр махсус бер бәйрәмгә атап җыр язу, башкару гадәте юк иде", - диде.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Туган көн” җыры бәйрәм җырларының бер тармагына нигез салды. Бу хакта "Интертат.ру" электрон газетасына беренче татар диджее Нур Алиев белдерде. Диджей белән әңгәмә "Туган көн белән котлау ысуллары – яхшысы һәм яманы" дип аталган язманы әзерләү уңаеннан оештырылган иде.

"Бу минем “Курай” радиосында эшләгән чаклар. Ул вакытта бер-береңне җыр аша котлау модада иде. Салаватның “Туган көн” җырын көнгә 60ар тапкыр сорыйлар. Һәр котлау саен Салаватны куеп булмагач, теләкләрне җыеп укып, соңыннан “Туган көн”не куя идек. Шулай да ул көненә, ким дигәндә, 20, сәгатенә 2-3 тапкыр яңгырагандыр. Безнең күршедә “Бим-радио” урнашкан иде. Бу җырның популярлашуы шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта рус котлауларына да “Туган көн”не куюны сорыйлар иде", - дип искә алды Нур Алиев. 

"Салаватның бу җырыннан соң шул заманда сәхнә тоткан күп артистлар шушы темага җыр яздырды. Алай гына да түгел, “Абыем”, “Апаема”, “Баҗайлар” кебек җырларның тууына да “Туган көн” сәбәпче. Шулай итеп, “Туган көн” җыры татар музыкасы өлкәсендә аерым бер тармак тудырды", - диде ул.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Туган көн" җырының авторлары - Татарстанның атказанган артисты Алмаз Хәмзин белән композитор Фирзәр Мортазин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100