news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча жырлагач, кайсы стиль булса да ярый. Телне югалтмыйк! – Зуля Камалова

Салават Фәтхетдиновның Элвин Грей җырлавын “Татарча болай җырларга ярамый” дип бәяләвенә карата яшь буын җырчылар фикер белдерә.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарча ничек тә җырларга ярый - Салават Фәтхетдиновның Элвин Грейның җырлавына карата “Татарча болай җырларга ярамый” дигән сүзенә каршы яшь буын җырчылар шулай дип белдерә.

“Минемчә, татар музыкасы бер төсле генә булса, ул кызыксыз була. Бөтен яшь жырчы Салаватка охшатып жырласа - харап эш. Система сәламәтлеге – күптөрлелектә”, - ди Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова.

Ул татар җырының әһәмиятен телне саклау чарасы буларак та күрә. “Яшьләрне тел белән кызыксындыруы бик кыен – моны барыбыз да беләбез. Тел булса - мәдәният дә бар, милләт тә. Иң мөһиме - телне югалтмаска! Шунлыктан, татарча жырлагач, нинди стиль булса да - хупларга кирәк”, - ди ул.

Зуля Камалова Альберт Исмаил оештырырга тәкъдим иткән "Татарча дөрес җырламаучылар" фестивалендә катнашырга риза.

Зуля Камалова – Австралиядә яшәүче татар җырчысы. Халыкара конкурслар лауреаты. 2001 елда Австралиянең иң яхшы җырчысы дип танылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100