Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарча өйрәнергә телим - Чуваш Республикасы мәдәният министры урынбасары
Без, төрки дөнья вәкилләре, бер-беребезне хөрмәт итергә, яратырга һәм бер-беребездән өйрәнергә тиеш, без нәкъ шулай эшлибез, - ди Вячеслав Оринов.
(Чуваш Республикасы, 7 май, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Без, ата-бабаларыбыздан алган мәдәниятебезне саклап, киләсе буынга тапшырабыз, ә Урмай халкы бу эшне бик яхшы башкара, дип саный Чуваш Республикасы мәдәният министры урынбасары Вячеслав Оринов. Бу хакта ул бишенче "Урмай зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале ачылышындагы чыгышында хәбәр итте.
"Исәнмесез, әс сәләмү галәйкүм. Беләсезме, Урмайда булу - бәхет. Мин биредә 40 ел элек, яшь артист вакытта булган идем. Шул вакытта бу авыл минем хәтеремдә калган иде", - дип сүзен башлады Вячеслав Николаевич.
"Мин - чуваш, Чувашстанда яшәп, татарча өйрәнергә телим".
Министр урынбасары фикеренчә, Урмай - Чувашстанның гына түгел, Россиянең мәдәни үзәге
"Татар үзәгенә - 20, Чувашстан татарлары милли мәдәни мөхтәриятенә - 10 ел, афәрин. Мин - чуваш, Чувашстанда яшәп, татарча өйрәнергә телим. Ышанасызмы? Әлбир хәзрәт шундый матур сөйләде. Һәрбер халыкның теле матур. Ә сез аны бик яхшы саклагансыз. Без, төрки дөнья вәкилләре, бер-беребезне хөрмәт итергә, яратырга һәм бер-беребездән өйрәнергә тиеш. Без нәкъ шулай эшлибез. "Урмай зәлидә" танылган фестиваль булды, Ә Урмай Чувашстанның гына түгел, Россиянең мәдәни үзәге булды. Сезне барысы да белә", - дип сөйләде ул.
"Бу - матурлык, ә матурлык дөньяны коткара"
"Мин Урмай халкына мөрәҗәгать итәм. Урмайга килеп кергәндә, шундый гүзәллек, өйләр, чисталык - болар барысы да сезнең кулларыгыз белән эшләнгән эш. Иң мөһиме: сәхнәдә - олысы да, кечесе дә, бу - матурлык дип атала. Классик әйткәнчә, "Матурлык дөньяны коткара". Без, ата-бабаларыбыздан алган мәдәниятебезне саклап, киләсе буынга тапшырабыз. Сез бу эшне бик яхшы башкарасыз", - дип сүзен тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз