news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча өйрәнергә Telеgram мессенджеры төркеменә 1000 кеше кушылды

Татарстан Диния Нәзарәте оештырган проект популярлаша.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте башлап җибәргән Telеgram мессенджерында татар телен өйрәнү буенча махсус каналга 1000нән артык кеше кушылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшереп узабыз, смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында “Татарский для начинающих” дип исемләнгән махсус каналны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән иде.

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә.

Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100