news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча өйрәнергә теләүчеләргә бушлай курслар оештырыла

Анда теләге булган һәр кеше йөри ала

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге һәм “Зәкәт” хәйрия фонды теләкләре булган барлык кешеләрне дә (җенес, яшь һәм нинди диндә булуларына карамастан) татар телен өйрәнү курсларына чакыра.

Дәресләр кичке вакытта 3 ай дәвамында үткәреләчәк. Оештыру җыелышы бүген көндезге 4 тә Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында булачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге.

Тулырак мәгълүматны 8-927-413-82-44 телефон номеры аша белешергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot