news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча Википедия вәкиле Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде

Исемнәр энциклопедия стиленә туры килмәү сәбәпле Википедиячеләр укытучылар һәм укучылар өчен вебинар үткәргән.

Татарча Википедия вәкиле Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарча Википедия вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" агентлыгында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган чарада әйтте.

“Укытучылар һәм укучылар мәкалә дигәндә журналдагы публицистик мәкаләне күзалдына китерә. Татар Википедиясендә соңгы мәкаләләрнең исемнәре мондыйрак: “Без – ХХI гасыр татар яшьләре”, “Таҗи Гыйззәт – безнең шагыйребез, драматургыбыз һәм танылган якташыбыз”. Без шул вакытта укытучыларга “Гафу итегез, сез энциклопедия укыганда шундый исемле мәкаләләр күрәсезме?” дип язабыз”, - диде ул.

“Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясе 507 мәкаләгә баеды. Катнашучылар саны йөздән артып китте. Сан – ул бик яхшы, әмма сыйфат әле бик югары дәрәҗәдә дип әйтә алмыйбыз”, - диде ул алдагы сүзләрен дәлилләп.

Шушындый күренеш күзәтелгәнгә күрә Википедиячеләр вебинар үткәргән. “Без беренче мәктәптә вебинар үткәрдек. Вебинарда укытучыларның “Мәкаләне ничек язарга?”, “Википедиядә ничек теркәлергә?” һәм “Гомумән, мәкалә нәрсә ул?” кебек сорауларына җавап тәкъдим иттек”, - диде ул.

“ТАТАР 4.0 бәйгесен халыкара дәрәҗәгә дә күтәрергә мөмкиндер. Википедия – аноним мәйданчык. Кеше мәкаләләрен теркәлгән никнеймы астында чыгара. Кешенең кем икәнен, аның кайдан икәнен, аңа ничә яшь икәнен билгеләү мөмкин түгел”, - диде Тимерхан Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100