Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарча Википедия Африка географиясе турында мәгълүмат туплау марафонын башлады
Бәйгедә иң куп балл җыйган өч катнашучы «Татарча Википедиядә Африка илчесе» дәрәҗәсенә лаек була.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарча Википедия ресурсны Африка географиясе һәм истәлекле урыннары турындагы татар телендәге мәгълүмат белән баету марафонын башлаган.
«Дөнья күләмендә Африка турында мәгълүмат җыюга бәйге бара. Татар телендә 25 мәкалә килде. Анда Африканың күлләре, елгалары, шәһәрләре, таулары турында язылган. Википедиядә татар телендә бөтен галәм турында мәгълүмат булырга тиеш. Африка шул галәмнең бер өлеше булып тора», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә профессиональ тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фәтхуллин.
Аның сүзләренчә, «Африка вики-бәйгесе 2021» марафонында теләге булган һәр кеше катнаша ала. Катнашу өчен теркәлергә генә кирәк. Африка турындагы мәкаләләрне 30 июньгә кадәр җибәрергә була. Катнашучылар Африка географиясе темасына бәйле мәкаләләрне тулыландырырга яки яңа мәкалә язарга тиеш.
«Эшләрне жюри бәяли. Бәйгедә приз фонды юк, һәрбер катнашучы таныла. Жюри әгъзасы булу мөмкинлеге дә бар, тик аның өчен Википедиянең эшен аңлау дәрәҗәсе булырга тиеш, монда сүз техник эш турында бара», — дип сөйләде ул.
Иң куп балл җыйган өч катнашучы «Татарча Википедиядә Африка илчесе» дәрәҗәсенә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз