news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча укый-яза белгән меңнән артык кеше Әдәби марафонда катнашырга теләк белдергән

Дөнья күләмендә үткәрелә торган татарча әсәрләр уку буенча Әдәби марафонның унынчысы Яңа ел бәйрәменнән соң башланды.

Татарча укый-яза белгән меңнән артык кеше Әдәби марафонда катнашырга теләк белдергән
tatar-inform.ru архивы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 1 гыйнвар көнне татарча әсәрләр уку буенча X Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланып китте. Әлеге бәйге 2017 елдан бирле һәр квартал саен үткәрелә.

Марафонда татарча укый-яза белгән, кая яшәвенә дә карамастан, һәркем катнаша ала. Проектның идея авторы һәм җитәкчесе — Раил Гатауллин. Төп оештыручылары — Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

«Әдәби марафон» да катнашу өчен оештыручыларның ВКонтакте челтәрендәге төркемнәренә кушылырга һәм комментарийларда үзең турында белдерергә кирәк.

Марафон 21 көн дәвам итә. Шул вакыт эчендә катнашучылар татар телендәге әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, аларны кызыклы итеп үзләренең социаль челтәрләре битендә тәкъдим итәргә тиеш.

Раил Гатауллинның Инстаграм аша җиткергән сүзләренә караганда, әлеге марафонда 1200дән артык кеше катнашыр дип фаразлана. Киләсе әдәби чара 1 апрельгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot