news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча мафия турнирының киләсе уенында җыелган акча хәйриячелеккә тотылачак

Мәскәү татарлары матди ярдәмне Калугадагы яңа туган балалар йортына тапшырырга ниятли.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). 7 август көнне Мәскәүдә "Татар мафия" клубы һәм Мәскәү татарлары штабы сезондагы 11 нче уенны хәйриячелеккә багышлаячак. Бу хакта Мәскәү Татар штабының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Хәзер Мәскәүдә татарча мафия уеныының өченче сезоны дәвам итә. Киләсе чәршәмбедә оештырылачак уен барышында җыелган акчалар Калуга шәһрендәге яңа туган балалар йортына тапшырылачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot