news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча «Кураж бәйрәм»гә килгән беренче 50 кешене бүләк көтә

Татарча «Кураж бәйрәм»гә килгән беренче 50 кешене бүләк көтә

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Иртәгә, ягъни 9 ноябрь көнне «Пирамида» клубында «Кураж бәйрәм» татар дискотекасы узачак. «Барс-Медиа»ның җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү үзәге вәкиле Ләйлә Зотова белдерүенчә, әлеге чарага татар җыр һәм биюләрен башкаручылар, аерым алганда Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, Иркә, Артур Хафизов, Салават Миңнеханов, Альбина, Илшат Вәлиев, Илназ Сафиуллин, Дилә Нигъматуллина, Мәликә, «Хомай», «Эссе», «Айфара» төркемнәре чакырылган. Барлыгы 25кә якын артист булыр дип көтелә. Дискотекада җыр-биюләр белән бергә уеннар да каралган.

Әлеге чарага килгән беренче 50 кешегә CD бүләк ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot